Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә базар бәяләреннән 1,4 млрд сумга арзанрак продукция сатылган
Барлыгы 2265 тонна ит, 942 тонна сөт, 829 тонна он, 1223 тонна шикәр комы, 15,1 мең тонна яшелчә, 16,1 млн данә йомырка сатылган.
(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). 2018 елда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә базар бәяләреннән 1,4 млрд сумга арзанрак продукция сатылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.
"Казанда һәм Чаллыда уза торган ярминкәләр өчен районнарга аерым рәхмәт белдерәсем килә. Бу бик яхшы традиция, аны дәвам итәргә кирәк. Шәһәр халкы арасында ярминкәләр аеруча популяр. Һәркем кулай бәядән, сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала. Киләчәктә фермерларга ярдәм итәргә һәм сәүдә итү өчен уңай шартлар булдырырга кирәк”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр итүенчә, 2018 елда Татарстан буенча азык-төлек сәнәгате җитештерү күләме тулаем 160 млрд сум тәшкил иткән. 2018 елда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә базар бәяләреннән 1,4 млрд сумга арзанрак продукция сатылган. Җәмгысы 2265 тонна ит, 942 тонна сөт, 829 тонна он, 1223 тонна шикәр комы, 15,1 мең тонна яшелчә, 16,1 млн данә йомырка сатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз