news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре ватанпәрвәрлеккә йогынты ясамый — социолог

Социологик сораштырулар нәтиҗәләре буенча, Россия халкы сайлауларда катнашырга алдан ук хәл иткән, ди Андрей Большаков.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Россиядә сайлау участокларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештыру безнең ватанпәрвәрлеккә йогынты ясамый. Сәясәт фәннәре докторы Андрей Большаков шулай дип белдерде.

Аның фикеренчә, мондый ярминкәләр үткәрү Хакимият тарафыннан сайлауларга кешеләрне күбрәк җәлеп итү максатыннан эшләнә.

“Эстрада йолдызларын җәлеп иткәндә яисә ярминкәләрдә арзан бәядән азык-төлек сатып алу мөмкинлеге булганда хакимиятне һәрвакыт ватанпәрвәрлек хисе булмауда гаепләячәкләр. Әмма социологик сораштырулар нәтиҗәләре буенча, Россия халкы сайлауларда катнашырга алдан ук хәл иткән. Алар арзан бәядән азык-төлек сатып алуны күздә тотмагандыр. Күпчелек халыкның тормыш дәрәҗәсе түбән булуны исәпкә алганда, арзан бәядән әйбер сатып алу начар түгелдер. Миңа калса, бу ватанпәрвәрлеккә бер дә йогынты ясамый”, - диде Андрей Большаков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100