Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыл хуҗалыгы ветераны Исмәгыйль Фәйзириевка медаль тапшырылды
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры белгечкә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медаль тапшырды һәм 80 яшьлек юбилее белән котлады.
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр Марат Җәббаров агросәнәгать комплексы ветераны Исмәгыйль Фәйзириевка Татарстан Президенты исеменнән «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исмәгыйль Фәйзириевны күпьеллык намуслы хезмәте һәм тармак үсешенә шәхси өлеше өчен бүләкләделәр. Шулай ук Марат Җәббаров ветеранны 80 яшьлек юбилее белән котлады.
Фәйзириевның бөтен хезмәт биографиясе республиканың авыл хуҗалыгы һәм мелиорация тармагы белән бәйле. «Кайда гына эшләсә дә — һәркайда үзен энергияле, принципиаль һәм югары квалификацияле белгеч һәм тәҗрибәле җитәкче итеп күрсәтте», диелгән ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә.
1964 елда аны ТАССРның Мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыгына инженер итеп эшкә алалар. 1973 елда ул Казанның ПМК-124 «Татсельхозводстрой» тресты начальнигы итеп билгеләнә.
ПМК-124 хезмәт коллективы Лаеш районының «Нармонский» совхозында 2246 га мәйданда сугару системаларын төзүдә актив катнашты. ПМК көче белән Балык Бистәсе районында «Кама» колхозының авыл хуҗалыгы җирләрен сугару өчен Кама су юлы төзелде.
Аннары Исмәгыйль Фәйзириев «Фрегат» җитештерү-монтаж базасы директоры вазифасына билгеләнә. Аның җитәкчелегендә «Фрегат» су сиптерү машиналары чыгару буенча заманча завод төзелгән. Хәзер Фәйзириев остаз буларак, мелиорация бүлекчәләренә кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз