news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы уку йортлары педагоглары Әгерҗе районы укучылары белән очрашты

Аның быелгысы Көчек мәктәбе базасында Көчек, Тирсә, Сарсак-Омга, Кичкетаң укучылары катнашында узды.

(Әгерҗе, 30 ноябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова).Ел саен Казан дәүләт аграр университеты һәм ветеринария медицинасы академиясе мөгаллимнәре, Әгерҗе районына килеп, чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашулар уздыралар. Бу турыда җирле басма яза.

Аның быелгысы Көчек мәктәбе базасында Көчек, Тирсә, Сарсак-Омга, Кичкетаң укучылары катнашында узды.

Безнең районнан башкалада әлеге уку йортларында белем алучы студентлар бар. Аларны районга көтәләр. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагына агрономнар, ветеринарлар, зоотехниклар, инженерлар җитми.

Әлеге бай тарихлы уку йортлары педагоглары Гүзәл Фәссахова, Фәрит Нургалиев үзләре белем бирә торган уку йортларының өстенлекләре, БДИны нинди фәннәрдән тапшырырга кирәклеге турында сөйләделәр һәм районыбыз укучыларын Казанга – авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли торган ВУЗларга укырга керергә чакырдылар.

Әлеге уку йортлары студентлары да бу көнне укучылар алдында чыгыш ясадылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100