Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Авыл хуҗалыгы турында язучы журналистлар өчен конкурс игълан ителгән
Авыл хуҗалыгы турында язучы журналистлар өчен конкурс игълан ителгән
(Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанның республика, шәһәр һәм район гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары өчен "Алгы планда авыл кешеләре" конкурсы игълан иткән. Конкурска 2004 елның 1 августыннан 2005 елның 1 апреленә кадәр басылган һәм эфирга чыккан язмалар, теле- һәм радиоматериаллар кабул ителә.
Иҗат җимешләре "Хезмәт дисциплинасы", "Авылда аграр реформалар", "Авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң яхшы аналитик материал", "Безнең замандаш - авыл хуҗалыгы хезмәтчәне", "Иң яхшы район газетасы" номинацияләрендә бәяләнәчәк. Һәр номинациядә катнашучыларга беренче, икенче һәм өченче урын биреләчәк. Конкурста җиңүчеләргә истәлекле диплом һәм бүләкләр тапшырылачак. Гаризалар 2005 елның 4 апреленә кадәр кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз