news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга хәзердән үк керешергә кирәк - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Моның өчен нигезле сәбәп тә бар: ремонт эшләренә сезонлы ташламалардан файдаланырга мөмкин

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрне техниканы ремонтлау эшенә көздән үк керешергә чакыра. Моның өчен нигезле сәбәп тә бар: ремонт эшләренә сезонлы ташламалардан файдаланырга мөмкин, диелгән аграр ведомствоның рәсми сайтында.

Трактор һәм комбайннарны ремонтлау эшенә хәзер тотынган очракта, чит илдән кертелгән техникага запас частьлар берникадәр арзангарак була. Тәтеш районының "Яңа юл" агрофирмасында узган зональ семинар-киңәшмәдә 2015 елгы язгы кыр эшләренә техниканы әзерләү турында сүз барган.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов искәртеп узганча, Татарстанның азык-төлек куркынычсызлыгы комбайн һәм чәчкечләрнең техник төзеклегеннән башлана. Көндәшлеккә сәләтле булу өчен, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру зарур. Ә бу машина-трактор паркын яңарткан очракта гына мөмкин. Бүгенге көндә бу беренче чираттагы бурыч, дип билгеләп үткән министр урынбасары.

Т.Таһиҗанов фикеренчә, икенче бурыч - техникадан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру. Ул уңай мисал сыйфатында Тәтеш районының "Парадиз" ҖЧҖне китергән. Машина-трактор паркын яңартуга өндәп, министр урынбасары хуҗалыкларда булган мәйданнарны һәм җитештерү технологияләрен истә тотып, куәтле, күп функцияле техникага өстенлек бирергә киңәш итте.

Сервис хезмәте вәкилләре дә ТР агросәнәгать комплексы предприятиеләрен хезмәттәшлеккә чакырып, үз хезмәтләрен презентацияләде.                    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100