news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы тармагындагы баш белгечләрнең хезмәт хакы аермасы 55 мең сумга җитә

Татарстанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 12 процентка арткан.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан районнарында авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче баш белгечләрнең хезмәт хакы күләме 55 мең сумга кадәр аерыла.

«2021 елның 1 кварталында авыл хуҗалыгы тармагында уртача айлык хезмәт хакы 21 184 сум иде. Ул узган елдан 12 процентка арткан. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең 22 проценты уртача күрсәткечтән күбрәк хезмәт хакы бирә. Баш белгечләрнең уртача хезмәт хакы бик төрле. Ул 15 400 сумнан башлап 71 мең сумга кадәр җитә», — дип сөйләде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.

Министр баш белгечләрнең хезмәт хакы иң түбән булган хуҗалыкларны атады. Чирмешән районында «Кара чишмә» һәм Чистай районында «Родник» хуҗалыкларында — 15 400 сум, Түбән Камада «ТаМа» һәм Яңа Чишмә районындагы «Игенче» хуҗалыгында — 16 мең сум.

«Тиешле хезмәт хакы авыл җирлегенә югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирә бит», — дип искәртте министр ТР Дәүләт Советында узган утырышта.

Бөтен категория хезмәткәрләрнең хезмәт хакы уртача күрсәткечтән күпкә югары булган хуҗалыклар да бар.

Яшел Үзән районында «Майский» хуҗалыгында уртача хезмәт хакы — 45 305 сум, Чүпрәле районында «Цильна»да — 40 908 сум, Бөгелмә районында «Северная Нива» хуҗалыгында — 39 715 сум, Тәтеш районы «Бакырчы» хуҗалыгында — 36 070 сум, Чирмешән районында «Акиреево» хуҗалыгында — 35 233 сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100