news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы тармагында үсеш 5 проценттан ким булмасын дигән бурыч куябыз – Р. Миңнеханов

Авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай күләме буенча Татарстан Россиядә өченче урында.

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Узган 2016 елда Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай күләме 238 млрд 600 млн сум булып, республика Россиядә өченче урынны алган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында шул хакта белдерде һәм алдагы елны Татарстанның ил күләмендә дүртенче позициядә булганын искәртте.

Рөстәм Миңнеханов коллегияне ачып җибәреп, кереш сүзендә авыл хезмәтчәннәренә рәхмәтен белдерде. “Аграр сектордагы уңышларга сезнең авыр эшегез нәтиҗәсендә ирешелде. Республика авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге буенча илдә даими рәвештә алдынгылар исемлегендә. Былтыр, алдагы ел белән чагыштырганда, үсеш темпы 105 процент. Без киләчәктә дә үсеш темпы 5 проценттан ким булмасын дигән бурыч куябыз”, - дип билгеләп узды Президент.

Рөстәм Миңнеханов узган ел нәтиҗәләре буенча республиканың сөт җитештерүдә беренче, бәрәңге уңышы буенча икенче, терлек һәм кош ите буенча дүртенче, бөртекле ашлык һәм шикәр чөгендере уңышы буенча сигезенче урында булуын билгеләп үтте.

“Без барлык республика программаларын гамәлгә ашыруны дәвам иттерәбез, бүгенге күргәзмәдә дә алар чагылыш тапты. Беренче чиратта, бу авылда тормыш сыйфатын яхшырту белән бәйле”, - дип Президент былтыр 45 күп функцияле авыл клубы, 188 спорт мәйданчыгы, 73 сәламәтлек саклау объекты, 40 ветеринария пункты төзелгәнен әйтте. Су белән тәэминат, урамнарны яктырту, юл эшләре программалары буенча 40 авыл торак пункты төзекләндерелгән юл белән тоташтырылганын, 69 гаилә фермасына һәм терлекчелек комплексына керү юлы сузылганын билгеләп үтте. “Быел бу программаларны дәвам иттерәбез. Шулай ук безнең бакчачылык ширкәтләрен үстерүгә, аларны су, юл, электр энергиясе белән тәэмин итүгә йөз тоткан программа бар. Авыл җирлекләре советлары биналарын төзү һәм төзекләндерү программасы да кертелде”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчегә зур игътибар бирелүенә, авыл хуҗалыгы техникасын яңарту эше дәвам иттерелүенә басым ясады. “Силос-сенаж траншеялары төзелеше, сөт фермалары һәм яшелчәсаклагычларны, машина-трактор паркларын капиталь ремонтлау, шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга һәм гаилә терлекчелек фермаларына ярдәм итү буенча эш дәвам итә. Хәзер муниципаль дәрәҗәдәге 62 сәнәгать мәйданчыгы эшли, якын арада аларның санын 100 гә җиткерергә тиешбез”, - ди Президент.

Ул, шулай ук, бүген аеруча әһәмиятле мәсьәлә язгы чәчү эшләренә әзерлек һәм аны уздыру булуын билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100