Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыл хуҗалыгы тармагында иң югары хезмәт хакы алучы районнар - исемлек
Республика буенча быелның 8 аенда уртача хезмәт хакы 29,7 мең сум тәшкил итә.
(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанстат мәгълүматларына караганда, республика буенча агымдагы елның 8 аенда уртача хезмәт хакы 29,7 мең сум тәшкил иткән. Ә авыл хуҗалыгы тармагы буенча хезмәт хакы дәрәҗәсе республика буенча уртача акчаның 62 процентын – 18,4 мең сум тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.
Авыл хуҗалыгында иң югары хезмәт хакы Тукай районында, анда агросәнәгать комплексында эшләүчеләр 30,6 мең сум акча алалар: «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖендә – 34,7 мең сум, «Камский бекон» ҖЧҖендә – 32,3 мең сум.
Яшел Үзән районының “Майский” ТК” ҖЧҖендә бу күрсәткеч 35,4 мең сум тәшкил итә.
Югары технологияле комплекслар белән бергә республиканың түбәндәге хуҗалыкларында да түләнә торган хезмәт хакы начар түгел: Әлки районының «Хузангай» АХҖКында – 25,6 мең сум, Чүпрәле районының «Чынлы» ҖЧҖендә – 28,1 мең сум, Лаеш районының «Хәерби” ҖЧҖендә – 23,6 мең сум, Лениногорск районының “Лениногорск” АФ” ҖЧҖендә – 24,8 мең сум, Тәтешнең «Сафиуллов» КФХында – 28,1 мең сум, Әтнә районының «Шахтер» ҖЧҖендә – 25,9 мең сум, «Тукай» ҖЧҖендә – 23 мең сум, Балтачның «Труд» ҖЧҖендә – 21,6 мең сум, “Татарстан” АХП” ҖЧҖендә – 23,8 мең сум, Әтнә муниципаль районының Ленин ис. АХҖКында – 24,5 мең сум, Кукмара муниципаль районының Вахитов ис. АХҖКында – 21,9 мең сум алып эшлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз