news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү, сыйфаты буенча инспекторлар һөнәри дәрәҗәләрен күтәрде
Квалификация күтәрү курсларын Татарстан агробизнес кадрларының белемен арттыру институты оештырды
Скопировать ссылку
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Иртәгә ТР авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү һәм сыйфаты буенча инспекторлар квалификацияләрен күтәрү курсларын төгәлли. бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә институт ректорының фәнни-тикшеренү эшләре буенча урынбасары Владимир Фомин белдерде.
Курс җитәкчеләре бүгенге көндә ТР һәм РФ да зур күләмдә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелә, әмма барысы да сыйфаты буенча замана таләпләренә туры килмәвенә зур игътибар бирделәр. Шулай итеп, Россия ел саен экспортка 20 миллион тоннага якын ашлык җибәрә. Киләчәктә бу төр продукциянең сыйфаты яхшыртылса, 30-40 тоннага кадәр җиткерергә кирәк.
Инспекторлар 2009 елда ТР агросәнәгать хезмәткәрләре ирешкән җитештерү нәтиҗәләре һәм агымдагы елга куелган бурычлар белән танышты. Аларга экологик менеджмент, авыл хуҗалыгы базарларының хәле һәм үсеше, авыл хуҗалыгы продукциясенең дәүләт стандартлары, сөт һәм сөт продукциясенең техник регламенты турында сөйләделәр. Моннан тыш, инспекторлар икмәк кабул итү пунктлары, ит комбинатлары, әзерләү конторалары һ.б. белән авыл хуҗалыгы продукциясен тапшыру буенча килешүләр төзү принциплары белән танышты.
Курсларга йөрүчеләр түгәрәк өстәл барышында тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан республика районнарында авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатын билгели торган бәйсез лабораторияләр ачу карары кабул ителүе хакында да белдерделәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot