news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен юл картасы булдырырга кирәк – Фәрит Мөхәммәтшин

Бу җитди мәсьәләләрнең берсе булып кала, ди парламент Рәисе

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 2016 елда Татарстанның эчке тулаем продукты 1 трил. 920 млрд. сумга җиткән. Монда кече һәм урта бизнес вәкилләренең дә өлеше зур. Бу саннар артында эш урыннары, авыл җирләрендә яшәүчеләрнең активлыгы, кешеләрнең авылларда төпләнүе, социаль юнәлештәге бик күп мәсьәләләрнең чишелүе тора.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XVII съездында бүген шулай дип белдерде. Шулай ук ул съездга җыелучыларга башкарган хезмәтләре өчен Татарстан республикасы исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде.

“Сез биредә авылның иң актив, алга киткән, креатив кешеләрен тәкъдим итәсез. Бу − 5 меңгә якын фермер һәм 450 мең шәхси ярдәмчел хуҗалык, йөзләгән авыл хуҗалыгы оешмалары һәм кооперативлары. Сез Татарстанның эчке тулаем продуктының яртысыннан артыгын җитештерәсез”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул җиткергән мәгълүматлар буенча, республикада җитештерелгән яшелчәләрнең – 14,4, итнең – 3,4, сөтнең 8,2 проценты, ә бөртекнең биштән бер өлеше, крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда җитештерелгән.

Без Татарстаныбызда авылларда барлык төр хуҗалыкларны да саклап калырга кирәклеген белә идек, ди Татарстан парламенты рәисе.

“2016 елда авыл хуҗалыгы өлкәсендә 238 млрд. сумлык товар җитештерелгән. Без Россиядә 4 нче урында торабыз. 2015 ел белән чагыштырганда, бу 105, ә фермерлык хуҗалыклары буенча исә 111 процент тәшкил итә”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләттән күрсәтелгән булышлыкка килгәндә, “Эш башлап җибәрүче фермерларга ярдәм” һәм “Гаилә терлек фермаларын үстерү” программалары кысаларында, соңгы 5 елда 11 млрд. сумннан артык акча бүлеп бирелгән. Шуларның 2 млрд. сумы узган ел үзләштерелгән. 2017 елда бюджеттан авыл хуҗалыгы өлкәсенә 800 млрд. сум күләмендә акча бүлү каралган.

Татарстан территориясендә шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга булышу максатыннан, республика бюджетыннан узган ел 200 млн. сум бүленгән булса, быел аның күләме 340 млн. сумга җиткән.

“Татарстан, гаилә фермалары саны буенча, Россиядә беренче урында. Бүген бездә 1205 гаилә фермасы бар. Аларның 505е югары технологияле, 107сендә исә төзелеш эшләре бара”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

“Шәхси секторда мөгезле эре терлек саны меңнән артык башка кимеде. Бу хәл безне сөендерә алмый”, – дип, борчылуын да җиткерде парламент җитәкчесе.

Агросәнәгать парклары эшчәнлегенә килгәндә, алар Казанда һәм Яр Чаллыда бар. Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итүенчә, мондый паркларның кечкенәләре авылларда булдырылачак. Пилот проект буларак, Зәй районында шундый объект сафка бастыру күздә тотыла.

“Авыл җирлегендә яшәүчеләрне җитештерү һәм хезмәт күрсәтүгә җәлеп итә алдык. Хәзер әлеге продукцияне кулланучылар базарында сату өчен юл картасы булдырырга кирәк. Бу җитди мәсьәләләрнең берсе булып кала”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100