news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авыл хуҗалыгы министры: Ярмаларга бәя артыр дип фаразламыйбыз

«Мәсьәлә контрольдә тотыла. Бу сорауны федераль үзәк тә җайга сала. Азык-төлек бәяләренә бик җитди мониторинг ясала», — диде министр.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, ярмаларга бәя артуы фаразланмый.

 #ТатарстанОнлайн программасының туры эфирында министр ярмалар кыйммәтләнү өчен бернинди дә җирлек булмавын әйтте.

«Барлык төр ярмалар бар, республикага күпме кирәклеге буенча, каян кертү, кая сату буенча аңлау бар. Бу мәсьәлә контрольдә тотыла. Бу сорауны федераль үзәк тә җайга сала. Азык-төлек бәяләренә бик җитди мониторинг ясала», — диде Марат Җәббаров.

«Төп проблема гел карабодай белән. Аңа бәя күтәрелү сәбәбе аңлашылып бетми, тыкшына башласаң, барысы да урынына утыра. Ә пандемия башында карабодайга ажиотажга килгәндә, алдагы хәл ничек булачагын белмичә хафаланып күпләп ала башлаганга гына шулай булды», — диде министр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot