news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министры урынбасары республикада сыерлар саны арту сәбәбен атады

“Ике ел дәвамында савым сыерларының баш саны 110 меңнән кимеми”, - диде Ришат Хәбипов.

Авыл хуҗалыгы министры урынбасары республикада сыерлар саны арту сәбәбен атады
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 22 август, “Татар-информ, Чулпан Шакирова). Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Татарстанда савым сыерларының баш саны тотрыклану сәбәбен атады. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында әйтте.

“Республикада шәхси хуҗалыкларны үстерү буенча кабул ителгән закон бар. Ул закон нигезендә, шәхси хуҗалыкта мөгезле эре терлек сатып алганда берникадәр ярдәм каралган. Әйтик, мөгезле эре терлек сатып алганда – 15 мең сум, ә инде аны нәселле хуҗалыктан алган очракта, 20 мең сум бирелә. Чит төбәктән алып кайтылса, ярдәм 30 мең сумны тәшкил итә. Сатып алучы документын рәсмиләштерелергә тиеш. Аны авыл җирлеге башлыгы районның авыл хуҗалыгы идарәсенә илтеп, ул реестр белән килеп, без субсидияне кайтарып бирәбез.

Шул ук вакытта мини-фермалар төзү буенча да шактый зур программа бар. Ике сыер асраган хуҗалык, тагын өч сыер алырга йөкләмә ала икән, сарай төзү чыгымының 50 проценттан артык булмаган өлеше – 120 мең сумны субсидия рәвешендә кире кайтарабыз. 3 сыер асараган кеше, тагын 5 сыер алырга ниятли икән, сарай төзүнең 200 мең сумы кире кайтарыла”, - диде Хәбипов.

Урынбасар әлеге ике программа шәхси хуҗалыкларга ярдәм итүче төп программалар булуын әйтеп узды.

“Программалар быел да эшләп килә. Шул программа нигезендә, 35 районда мөгезле эре терлекнең кимү саны туктатылды, сыер саны да артты. Ике ел дәвамында, савым сыерларының баш саны 110 меңнән кимеми. Бу - безнең өчен зур куаныч. Чөнки авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитештерелгән продукциянең яртысын кече формалар – фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар бирә. Бу кызыксындыру чараларын без киләчәктә тә тулыландырачакбыз. Әлеге бюджет 2019 елда булачак”, - диде Ришат Хәбипов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100