Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыл хуҗалыгы министры урынбасары фермерларга дәүләт ярдәмен арттыруны сорады
Ришат Хабипов сүзләренчә, бер грантка 5-10 кеше дәгъва кыла.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хабипов фермерларга дәүләт ярдәмен, грантлар суммасын арттырырга кирәк, дигән фикерен белдерде.
«Грантлар кысаларында булса да, фермерларга дәүләт ярдәмен арттырырга кирәк. Әлегә грант алырлык кешеләр бар. Әгәр без аларга хәзер ярдәм күрсәтсәк, алар авыл җирлегендә эшләрен дәвам итәчәк», — дип сөйләде министр урынбасары Татарстанда фермерлык хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә.
Министр урынбасары бүгенге көндә инициативалы кешеләрнең күп булуын ассызыклады. Ул бер грантка 5-10 кеше туры килүен әйтте
Ришат Хабипов узган елны «Агростартап» программасына 181 млн сум акча бүленгәнне әйтте. «Ул сумма бөтен республикага каралган. Бер грант — өч миллион сум. Димәк 50-60 кеше генә үз эшен башлый ала, ә безнең кырык өч район бар. Узган елны Кукмарадан гына да грантка 37 гариза килгән иде», — дип сөйләде ул.
Министр урынбасары фикеренчә, дәүләт ярдәме белән уңышка ирешкән фермерлар эшен башлап кына килүчеләр өчен үрнәк булып тора. Ул тиз арада сатылырлык яки мирас итеп балаларга калдырырлык эшне иң уңышлы дип саный. «Бүгенге көндә инде фермерлар династиясе бар. Яңа буын фермерлары — акыллы, мобиль, тиз өйрәнүчән яшьләр», — ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз