news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министры: Терлек азыгы әзерләү — беренче урындагы мәсьәлә

Хәзерге вакытта Татарстанның барлык районнары диярлек күрше төбәкләрдә терлек азыгы әзерли.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Терлек азыгы әзерләү бүген авыл хуҗалыгында беренче урындагы мәсьәлә.

#ТатарстанОнлайн программасының туры эфирында ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлек азыгы белән тәэмин итүдә кыенлыклар булганын искәртте.

«Республикада күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабып әзерләдек. Бүген Татарстанның барлык районнары диярлек күрше төбәкләрдә терлек азыгын әзерли. Күрше төбәкләр белән без элемтәдә, алар безгә билгеле бер территорияләрне бүлеп бирде. Күрше төбәкләр барысы да диярлек Татарстан өчен терлек азыгы әзерләүгә җәлеп ителгән», — диде министр.

Аның сүзләренчә, дуңгызчылык, коршчылык предприятиеләре ашлык белән тәэмин итүчеләр белән контрактлар төзи.

«Һәр авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең терлек азыгы белән тәэмин итү бурычы тора. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 300 меңнән артык баш сыер. Нәкъ менә шәхси хуҗалыклар өчен азык хәстәрли торган махсус бригадалар бар. Без баш санын саклап калырга тиешбез», — диде Җәббаров.

Министр күрше төбәкләргә бару оештырылганын да әйтте. «Кукмара, Балтач, Сабада терлекчелек актив үсеш алган. Алар да башка регионнардан азык сатып ала», — дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100