news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Зур мәйданнарда уҗымнар үлеме куркынычы юк

Наил Залаков быелгы чәчү өчен 4,4 мең тонна кукуруза орлыгы, шикәр чөгендере һәм көнбагыш орлыгы кирәклеген әйтте.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Зур мәйданнарда уҗымнар үлеме куркынычы юк
архив/Владимир Васильев

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Уҗымнар, тулаем алганда, әйбәт кышлый, зур мәйданнарда уҗымнар үлеме ихтимал дигән куркыныч юк.

Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков әйтте.

Ул бөртекле көзге культуралар 479 мең гектар мәйданда чәчелгәнен искәртте, шуның 368 меңе — көзге бодай, 103 мең гектар — көзге арыш, 7 мең гектар — тритикале. Туфрак 1,8 млн мәйданда яки планның 100 процент дәрәҗәсендә эшкәртелгән.

Наил Залаков сүзләренчә, бөртеклеләр һәм кузаклы культуралар белән тәэмин ителеш 115 процент тәшкил итә, ягъни ихтыяҗ 317 мең тонна, ә ул 364 мең тоннага җиткән. «Безгә 4,4 мең тонна кукуруза орлыгы, шикәр чөгендере һәм көнбагыш орлыгы кирәк. Аларны кертү дәвам иттерелә», — диде.

Министрның беренче урынбасары әйтүенчә, минераль ашлмалар кертү кирәк, чөнки сөрүлекнең табигый потенциалы гектарыннан 15 ц га гына якын. «Быел чәчәүлек мәйданнарында ашламаны гектарына 70 кг дан да кимрәк кертмәскә дигән бурыч тора. Уҗым культураларына кертелүен исәпкә алып, гектарына 31,5 кг тупланган. Куелган бурычны үтәү буенча җитештерүчеләр һәм поставщиклар белән актив эш бара», — дип белдерде.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100