news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Тупланган минераль ашламалар күләме 60 процент тәшкил итә

Илдус Габдрахманов сүзләренә караганда, республика районнарында 2019 ел уңышы өчен минераль ашламалар җыю шактый актив бара.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Тупланган минераль ашламалар күләме 60 процент тәшкил итә
архив tatar-inform

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Республикада хуҗалыклар туплаган минераль ашламалар күләме фаразга карата 60,1 процентны тәшкил итә. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.

Илдус Габдрахманов сүзләренә караганда, республика районнарында 2019 ел уңышы өчен минераль ашламалар туплау шактый актив бара. 3 апрельгә 120,7 мең тонна (фаразга карата 60,1 процент) минераль ашлама тупланган. Бу - бер гектарга 42,1 килограмм, узган елның шушы вакытына караганда 1,7 килограммга артыграк.

«Хуҗалыклар алдында 2019 ел уңышы өчен гектарына 70 килограмм минераль ашлама туплау бурычы тора. Аерым районнар бу чикне уздылар инде», - дип хәбәр итте Илдус Габдрахманов.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, Тәтеш районы – гектарга 76,1 килограмм, Зәй районы - 75,6 килограмм ашлама туплаган. Шулай ук минераль ашламалар җыю буенча лидерлар бишлегендә - Әтнә, Сарман һәм Нурлат муниципаль районнары.

Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры урынбасары билгеләп үткәнчә, туфракта җитәрлек күләмдә туклыклы матдәләр булу - үсемлекләрнең үсеше өчен һәм югары уңыш формалаштыруда төп факторларның берсе. Моннан тыш, туфрактагы туклыклы элементлар үсемлекләргә вегетация чорында корылыкка каршы торырга мөмкинлек бирә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100