news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: туфрактагы дым канәгатьләнерлек түгел

Июнь ахырында эссе һава һәм корылык аркасында Татарстанның 38 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Татарстанда туфракның бер метр катламында дым запасы канәгатьләндерерлек түгел, дип белдерде республиканың Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә вице-премьер — республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.  

Барлык районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Премьер-министр Алексей Песошин да катнашты, лип яза республика Президентының матбугат хезмәте.

Татарстанның кайбер районнарында туфракның сөрүлек катламындагы дым запасы продуктив дымның 10 миллиметрын тәшкил итә. Республиканың Гидрометеорология үзәге Алексеевск, Буа һәм Мамадыш районнарында корылык барлыкка килүен раслады, диде министр.

Россельхозцентр белгечләре бөртеклеләрнең дымлылыгын тикшерә. Мондый һава торышында һәр көн саен 1 — 1,5 процент дым урынына 3 процент дым юкка чыга. Нәкъ шуның аркасында алдагы көннәрдә Татарстан аграрийлары массакүләм рәвештә уҗым культураларын суктыруга керешәчәк. Кайбер хуҗалыклар уҗымнарны суктыра башлады инде.

«Бөртеклеләрнең тулай күләме азрак булса да, урып-җыю эшләре җиңел булмаячак. Яңгырлар явып үткән сабан культуралары басуында яшь башаклар булырга мөмкин һәм бу урып-җыюны күпмедер катлауландырачак. Басуларның күбесендә салам тәбәнәк булып үскән. Быел бөртеклеләр вак һәм зәгыйфь булып формалаша», — диде Марат Җәббаров.

Июнь ахырында эссе һава һәм корылык аркасында Татарстанның 38 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Уңышны саклап калу чаралары турында Дәүләт Советы утырышында фикер алыштылар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100