news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министрлыгы техника ремонтына комачаулаган факторны атады

“Көзге кыр эшләре соң тәмамлану сәбәпле, техника ремонтына дигән бер ай югалды”, – диде министрлыкның механизация бүлеге башлыгы.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы техника ремонтына комачаулаган факторны атады
Рамиль Гали

 (Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының механизация бүлеге башлыгы Ришат Булатов “Татар-информ”га язгы кыр эшләренә керешү өчен техника ремонты бер айга соңарды дип белдерде.

“Былтыр урып-җыю, туңга сөрү озак, көз ахырына кадәр бару сәбәпле, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга дигән бер ай вакыт югалды. Гадәттә, күп хуҗалыклар Яңа елга кадәр кайбер техниканы ремонтлап бетерә иде. Быел да эшләгәне – эшләде, әмма техника эштән соң гына туктагач, ремонт белән авыргарак туры килде”, – диде бүлек башлыгы.

Искәртеп үтик, бүген Татарстанда 98 процент техника язгы кыр эшләренә керешергә әзер. Язгы кыр эшләренә керешү өчен 1 млрд 800 мең сумлык запас частьләр кирәк. Шуның 1 млрд 700 мең сумлыгы инде алынган.

Равил Булатов шулай ук Татарстанда язгы кыр эшләренә техника әзерлеге буенча алдынгы һәм артта калган районнарны да атаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100