news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда май, каймак, карабодай бәясе иң арзаны

Сентябрь аенда Татарстанда азык-төлек продуктлары җыелмасының шартлы (минималь) бәясе 3 466,83 сум тәшкил иткән.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда май, каймак, карабодай бәясе иң арзаны
tatarstan.ru

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Республикада күп кенә азык-төлек продуктлары Идел буе федераль округының башка төбәкләренә караганда арзанрак. ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, Татарстан Идел буе федераль округының 14 төбәге арасында азык-төлек товарларына бәяләрнең түбән булуы ягыннан әйдәп баручы позицияләрне били. «Ак май, каймак, он, карабодай ярмасы – беренче, сыер ите, пастеризацияләнгән сөт, сыр – икенче, кишер – өченче урында», - диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Министрлык мәгълүматларыннан күренгәнчә, республикада каймакның уртача бәясе (килограммнарда) – 162,1, бодай оны – 28,5, ак май – 476,9, карабодай ярмасы 38 сум тора. Ярминкәләрдә исә карабодай 30 сумга сатыла, дип искәрттеләр ведомствода.

Башка азык-төлек товарлары да Идел буе федераль округының башка төбәкләренә караганда арзанрак. Мисал өчен, сыер итенең килограммы уртача – 320,5, каты һәм йомшак сыр – 457,1, пастеризацияләнгән сөт (майлылыгы 2,5-3,2 процент) — 45,8 сум тора.

«Сентябрь аенда Татарстанда азык-төлек продуктлары җыелмасының шартлы (минималь) бәясе 3 мең 466,83 сум тәшкил итте», - дип искәртте министр. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге җыелманың арзанлыгы ягыннан республика Идел буе федераль округының 14 төбәге арасында дүртенче урынны били.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Идел буе федераль округы буенча азык-төлек җыелмасының шартлы бәясе 3 589,96 сум тәшкил итә. Азык-төлек җыелмасының иң кыйммәте – Самара өлкәсендә (3 938,12 сум), иң арзаны – Мордовия Республикасында (3 321,11 сум).
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100