news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда карабодайга бәя артмады диярлек

«Татарстанда карабодай җитәрлек күләмдә», — диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.

Авыл хуҗалыгы  министрлыгы: Татарстанда карабодайга бәя артмады диярлек
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Быел күрелгән чаралар ярдәмендә Татарстанда карабодайга бәя артмаган диярлек. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов хәбәр итте.

Татарстанда яшәүчеләр өчен ел саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. «Ярминкәне ел ахырына кадәр уздырабыз. Халык нәкъ менә фермер продукциясе белән кызыксына, — диде ул. — Күптән түгел карабодайга бәяләр сизелерлек артачак дигән сүз булды. Күрелгән чаралар ярдәмендә быел карабодайга бәяләр артмады диярлек. Республикада карабодай җитәрлек күләмдә».

Быел Казанда, Чаллыда һәм Татарстанның Яшел Үзән районында 15 авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылган иде. Аларда 1 млрд сумлык диярлек продукция сатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot