news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда ит һәм ярмага бәяләр арту фаразланмый

Ярминкәләр һәм базарлар белән көндәшлек булу сәүдә челтәрләрендә азык-төлеккә бәяләр артуын тоткарлап тора.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда ит һәм ярмага бәяләр арту фаразланмый
архив/Султан Исхаков

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Виктория Свешникова). Татарстан территориясендә быел ярмага, ит һәм сөт продуктларына бәяләрнең кискен күтәрелүе фаразланмый, чөнки сәүдә челтәрләрендә азык-төлек бәясе ярминкәләр һәм базарлар ярдәмендә тоткарлана. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Сәүдә челтәрләре бәяләрне арттыру белән кызыксынмый. Шәһәр халкы барысын да фермерларга һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә урыннар бирелә торган ярминкәләрдән арзанрак бәягә сатып ала ала, анда сәүдә өстәмәләре юк. Әйтик, Агропаркта савытка салып бирә торган сөтне 40 сумга сатып алырга була», — диделәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

2020 елда инфляция аркасында продукциягә бәяләр арту 3 проценттан да зуррак булмый. Бу икътисад өчен нормаль күренеш, дип әйттеләр ведомствода. Элегрәк Татарстан халкын карабодайга бәяләр арту борчый иде, әмма быел җыелган ярма республика халкының ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәчәк.

«2019 елда карабодайның тулаем җыемы 28,6 мең тонна тәшкил итте, бу 2018 ел дәрәҗәсендә. Татарстан халкының карабодай ярмасына еллык ихтыяҗы исә 15 мең тонна. 2020 елда чәчүлек мәйданнарын киметү дә планлаштырылмый», - дип искәрттеләр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

«Татар-информ» элек 2020 елда Россиядә сөт һәм ит продукциясе — 10-12, карабодай — 5-6, шоколад һәм вафлинең 5-7 процентка кыйммәтләнәчәген хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100