news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстанда икмәкнең социаль төрләренә бәяләрне контрольдә тота

Министрлыкта икмәккә бәя бөртек базары бәясенә бик аз бәйле, дип билгеләп үттеләр.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы икмәкнең социаль төрләренә бәяләр белән бәйле вазгыятьне контрольдә тота. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы икмәкнең социаль төрләренә бәяләргә аерым игътибар бирә һәм бәяләр торышын контрольдә тота. Министрлык атна саен күпләп сату һәм ваклап сату бәяләренә мониторинг үткәрә», - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Шулай ук икмәк бәясе ашлык базарындагы бәя вазгыятенә бик аз бәйле, чөнки чималга (он һәм ашлык) чыгымнар өлеше бер килограмм икмәк үзкыйммәте структурасында якынча 20 процентны тәшкил итә.

Хәзерге вакытта арыш, шулай ук арыш-бодай икмәгенә уртача куллану бәясе бер килограммга - 42,32 сум, беренче сортлы бодай оныннан пешкән икмәк-күмәч эшләнмәләренә - 48,73 сум.

Моңа кадәр икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләренә бәяләр буенча рәсми аңлатманы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы биргән иде. Аерым алганда, федераль ведомствода икмәк бәяләре ел саен арту Россиядә инфляция дәрәҗәсенә туры килүен әйттеләр.

24 гыйнварга уртача бәя (сатылган товарның санын һәм аның бәясен исәпкә алып) бодай оныннан пешерелгән бер килограмм икмәккә 44,36 сум булды. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 3 процентка артыграк. Арыш-бодай оныннан пешерелгән икмәккә 38,85 сумга (0,9 процентка күбрәк) җиткән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100