news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министрлыгы тармакның стратегиясен үзгәртәчәк

Министр Александр Ткачев сүзләренә караганда, әгәр элек басым импортны алыштыруга ясалса, хәзер экспортны арттырыр вакыт җиткән.

(Казан, 7 апрель, “Татар-информ”). Россия агросәнәгать комплексы үзгәреш кичерә”, –дип белдерде идарә тармагының коллегия утырышында Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев. Бу хакта “Российская газета” яза.

Министр сүзләренә караганда, әгәр элек басым импортны алыштыруга ясалса, хәзер экспортны арттыру өчен вакыт җиткән. Ул билгеләп үткәнчә, бөртеклеләрдән рекордлы – барлыгы 120 миллион тонна уңыш җыеп алынды.

"Россия үзенә әйдәп баручы бөртекле дәүләт статусын кире кайтарды, бодай экспорты буенча дөньякүләм лидер булды ", – дип белдерде Ткачев. Яңа заманча теплицаларны файдалануга тапшыру сәбәпле яшелчә уңышы да 15 процентка арткан. Яңа бакчалар һәм виноград үстерү мәйданнары зурайган.

Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатендә дә үсеш күзәтелә. Бу өлкәләр Россия җитештерү сәнәгатендә алдынгы урыннарны алып тора. Мәсәлән, май, шикәр чөгендере, кондитер эшләнмәләре, ит эшкәртү тармагы җитди экспорт көченә ия. Ткачев сүзләренә караганда, узган ел нәтиҗәләре буенча азык-төлек импортының күләме 6 процентка кимегән, шул рәвешле илдәге 25 миллиард доллар янга калдырылган.

Ит, яшелчә, бәрәңгенең импорт күләме дә киметүгә ирешелгән. Дуңгыз, кош ите, бодай, кукуруз, үсемлек мае һәм шикәрнең экспорты үскән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100