news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министрлыгы үсемлекләрне саклау һәм тукландыру мөһимлеген искәртте

Хуҗалыклар алдында терлек азыгы өчен беренче кат печән чабуны 20 июньгә тәмамлау бурычы куелган.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы үсемлекләрне саклау һәм тукландыру мөһимлеген искәртте
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 июнь, "Татар-информ"). Бүген басуларда җаваплы чор башланды – уңышны формалаштыру чоры. Республика басуларындагы агымдагы кыр эшләре турында Татарстан Хөкүмәте йортында республика киңәшмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов сөйләде. Бу турыда Татарстан  Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Хәзергә мөһим мәсьәлә – үсемлекләрне саклау һәм тукландыру. Бу эшләр чүп үләннәреннән, зарарлы бөҗәкләрдән арынырга, шулай ук үсемлекләрне файдалы элементлар белән тукландырырга ярдәм итә. Бурыч – вегетация чорында физик гектарларның 4 млн гектарын эшкәртеп өлгерү», - диде Титов.

Республикада культуралар төрле фазаларында эшкәртелә. Уҗым культуралары башак яра. Бу иң җаваплы чорларның берсе, чөнки агротехник чараларны дөрес кулланырга кирәк, диде Николай Титов.

Ул билгеләп үткәнчә, стационар эретмә нокталарында әзерләнгән нормальләштерелгән суны куллану – төп таләпләрнең берсе. Бүген Әтнә, Кукмара һәм тагын берничә башка район бу эшкә җитди карый.

Николай Титов терлек азыгы әзерләүгә дә аерым тукталды. Ул искәрткәнчә, хуҗалыклар алдында терлек азыгы өчен беренче кат печән чабуны 20 июньгә тәмамлау бурычы куелган. «Республиканың бөтен территориясендә печән чабу өчен оптималь дәвер башланды. Тулаем тиешенчә кышлау өчен кимендә 1,8 млн тонна азык берәмлеге әзерләргә кирәк», - диде Николай Титов.  

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100