news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министрлыгы Сөт җитештерүчеләр берлеге белән килешү төзеде

"Республикада җитештерелә торган сөт сыйфаты Россия буенча аңа булган ихтыяҗны арттыра һәм экспорт өчен тотрыклы итә", - диде Артем Белов.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы Сөт җитештерүчеләр берлеге белән килешү төзеде
agro.tatarstan.ru

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россия илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге һәм Татарстан сөт җитештерүчекләр берлеге бүген Казанда хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Документ уртак проектларны гамәлгә ашыру, мәгълүмат алмашу, инициативаларны федераль дәрәҗәдә хуплау, шулай ук Министрлык һәм Татарстан сөт җитештерүчеләр берлеге инициативаларына аларны республикада һәм федераль дәрәҗәдә гамәлгә ашыру өчен ярдәм күрсәтү өлешендә үзара хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен билгели», – диде Россия илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге гендиректоры Артем Белов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров белән очрашуда ул, Татарстан – «сөт җитештнрү буенча Россиядә беренче» дип, билгеләп үтте. «Шул ук вакытта, алдагы биш-җиде елда сөт җитештерү, эшкәртү һәм аны экспортлау буенча мөмкинлекнең бик зур булуын күрәбез», – диде ул.

Артем Белов әйтүенчә, республикада җитештерелә торган сөт сыйфаты «Россия буенча аңа булган ихтыяҗны арттыра һәм экспорт өчен тотрыклы итә». «Без үзебезнең яктан Татарстан җитештерүчеләренә һәм эшкәртүчеләренә белем, тәҗрибә, инновацион технологияләр куллану, программачыл документлар эшләү ягыннан ярдәм итәргә әзер», – дип өстәде ул.

Марат Җәббаров сүзләре буенча, Татарстан өчен төп юнәлешләрнең берсе җитештерелә торган продукцияне, шул исәптән сөт продукциясен экспортлаудан гыйбарәт.

«Бүген республикада сөтчелек юнәлеше буенча уннарча терлекчелек комплексы эшли. Шулар тырышлыгы белән сөт җитештерү алга таба артыр дип ышанам. Шуңа күрә экспорт мәсьәләе безнең өчен бик мөһим. Безнең сөт җитештерүчеләргә ярдәм итәргә һәм үзебезнең продукцияне чит илләргә чыгаруда булышырга кирәк. Моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар», – диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100