Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыл хуҗалыгы министрлыгы музеена экспонатлар туплауга акча сарыф ителмәгән
Азык-төлек министрлыгындагы музейны булдыру идеясе 2015 елда барлыкка килгән.
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Назлыгөл Мәсәлимова). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгындагы музейны туплау өчен бер тиен дә акча сарыф ителмәгән. «Безнең министр урынбасарлары, җитәкчеләре үзләре районнардан экспонатлар җыеп алып кайтты», — диде музейны тәкъдим итү чарасында музей директоры Наил Сабиров. Музейда әлегә экспонатлар саны билгесез. Наил Сабиров сүзләре буенча 1000 артык булырга тиеш.
Чара барышында журналистлар музей экспонатларын карады, авыл хуҗалыгы үсеше турында Наил Сабировның чыгышын тыңлады. «Ишекләр ачык. Кызыксындырган экспонатлар турында сөйләп бирергә мин һәрвакыт әзер», — дип белдерде музей директоры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз