news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәлак булган уҗымнар өчен акчалата ярдәм алырга мөмкин

Гомуми зыян 1,6 млрд сум тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәлак булган уҗымнар өчен акчалата ярдәм алырга мөмкин
архив/Салават Камалетдинов, Рамиль Гали

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кышын һәлак булган уҗымнар өчен Россия Федерациясе министрлыгыннан финанслау алырга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференцясендә Татарстанның Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде.

Илдус Габдрахманов сүзләренчә, Татарстанда 553 мең гектар уҗым чәчелгән булса, шуның 218 гектары һәлак булган. “Гомуми зыян 1,6 млрд сум тәшкил итте. Әлегә Мәскәү экспертиза уздыра. Өлешчә булса да, финанслау ярдәмен көтәбез”, - диде ул.

Мәгълүм булганча, аеруча Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы районнарына зыян килгән. “Хәзер инде без уҗымнарның төрле сыйфатлы сортларына өстенлек бирәбез, алар корткычларга, авыруларга каршы эшкәртелә”, - диде ул.

“Тәҗрибә буенча безнең мондый ситуация 2010 елда күзәтелгән иде. Ул елда республикада барлыгы 700 мең тонна ашлык җыеп алган идек. Ул вакытта безгә зыян салган сумманың 50 проценты кире кайтарылды”, - диде спикер.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100