news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министрлыгы карабодай экспортына тыюны озайтты

«Карабодай экспортына чикләүләр 31 августтан соң озайтылырга мөмкин», — дип белдерде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Патрушев.

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы башлыгы Дмитрий Патрушев Россиядән карабодайны экспортка чыгаруны тыю 31 августтан соң, урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре буенча озайтылырга мөмкин икәнлеген әйтте.

Россия 5 июньнән карабодайны экспортлауга тыю кертте. РФ Хөкүмәтенең апрель азагында кабул ителгән тиешле карары нигезендә ул агымдагы елның 31 августына кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта «РИА новости» хәбәр итә.

«Хөкүмәтнең гамәлдәге карары нигезендә карабодайны экспортлау 31 августка кадәр чикләнгән. Бу социаль әһәмияткә ия продукция һәркем алырлык булырга тиеш, шуңа күрә уңыш җыю нәтиҗәләре нигезендә чикләүләр озайтылырга мөмкин», — диде Патрушев Бөтенроссия кыр көне-2021 кысаларында.

«Шул ук вакытта без быел карабодай җитештерү күләме артуын фаразлыйбыз. Моның өчен чәчү мәйданы 12% ка — 976 мең гектарга кадәр арттырылган. Көтелгән уңыш предприятиеләрне тулысынча эшләтергә һәм халыкны продукция белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», — дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100