news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Гыйнвар аенда терлекчелектә керем алты процентка артты

2020 елның беренче аенда терлекчелек өлкәсендәге эш нәтиҗәләре турында республика киңәшмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Гыйнвар аенда терлекчелектә керем алты процентка артты
архив/Рамиль Гали

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). 2020 елның беренче аенда Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 7,8 млрд сум акча эшләгән, шуларның 6 млрд сумы — терлекчелектән. Үсеш 2019 ел белән чагыштырганда 6 процент тәшкил итте. Шул турыда Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җәббаров хисап чорында 35 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгәнлеге, сатудан кергән табыш 3 млрд сумга җиткәнлеге (2019 ел белән чагыштырганда +2 процент) турында сөйләде. Министр үсеш югарырак булырга мөмкин иде, әмма дуңгыз итенә сатып алу бәяләре уртача 13 сумга ким булды, диде.

Авыл хуҗалыгы оешмалары тотрыклы хәлдә, алар эшкәртелгән һәм үз продукцияләрен югары бәяләрдән, җитештерүнең рентабельлелегенә 25 процентка кадәр сату мөмкинлегенә ия, диде профильле ведомство башлыгы.

Кош ите буенча да сатып алу бәяләренең кимүе күзәтелә — 106 сумнан 94кә кадәр кимегән. Продукцияне тирәнтен эшкәртү җайга салынган предприятиеләрдә нәтиҗәлелекне киметү куркынычы сизелерлек түгел. Калган эшкуарларны Җәббаров, предприятиеләрнең рентабельлеген арттыру өчен, җитештерү һәм эшкәртүнең тотрыклы эшен тәэмин итәргә чакырды.

Гыйнвар аенда Татарстан республикасында 112 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән — үсеш 2019 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 106 процент тәшкил иткән. 2,6 млрд. сумлык 104 мең тонна сөт сатылган (15 процент үсеш).

«Сөткә сатып алу бәяләрен киметү өчен бернинди алшартлар да юк. Бүген сөт бәясе 26 сум 54 тиен тәшкил итә. Бу узган елгы күрсәткечләрдән 1 сум 16 тиенгә артыграк. Мондый уңайлы базар шартлары безгә сөт күләмнәренең үсеш темпларын саклап калырга мөмкинлек бирә», - дип йомгак ясады Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100