news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министрлыгы бүгенге яңгырның төгәл вакытында явуын белдерде

"Ләйсән яңгыр җирне утырта һәм чәчүгә  әзерли",- диде министр урынбасары.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы бүгенге яңгырның төгәл вакытында явуын белдерде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов бүгенге яңгырның бик вакытлы явуын әйтте.

"Язның беренче яңгыры - ләйсән яңгыр бар табигатькә файдалы яңгыр. Ул кыш буе җыелган пычракны, тузанны юа, табигатьне яшәртә. Безнең өчен аның иң зур файдасы - ул туфракны әзерли. Бу яңгырдан соң җир утыра һәм мондый туфракка төшкән орлык тиз һәм сыйфатлы шыта", - диде Нәҗип Хаҗипов "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Министр урынбасары сүзләренчә, яңгыр әле Әгерҗе якларына барып җитмәгән. Әмма аны аграрийлар түземсезләнеп көтә.
"Беренче яңгыр бик вакытлы ява. Безнең өчен монысы да куаныч",- диде министр урынбасары. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100