Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Авыл ипотекасы өчен ана капиталын кулланырга ярый
«Кредитны җир участогы алуга һәм торак төзүгә, яңа торак йортта фатир алуга, булган участокта йорт салуга алырга мөмкин», — диде Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Авыл ипотекасы программасы буенча торак алганда, беренче взнос акчасын кертү өчен ана капиталын кулланырга рөхсәт ителә.
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов журналистларга матбугат конференциясендә гаиләгә ана капиталы программасы буенча бирелгән акчаны файдаланып булу мөмкинлеген искәртте.
«2020 елдан без „Авыл территорияләренең комплекслы үсеше“ дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнашабыз. Программа буенча гомуми финанслау 3,1 млрд сум, шул исәптән федераль бюджеттан 1,3 млрд. Иң зур ихтыяҗ авыл ипотекасына», — диде Марсель Мәхмүтов.
Максималь кредит суммасы 3 млн сум. Кредит 25 елга бирелә. Беренче взнос 10 проценттан да ким булмаска тиешлеген әйтте министр урынбасары.
«Ипотеканы еллык 0,1-3 процент күләмендә ташламалы ставкасы буенча алырга мөмкин. Кредитны җир участогы алуга һәм торак төзүгә, яңа торак йортта фатир алуга, булган участокта йорт салуга алырга мөмкин», — диде Марсель Мәхмүтов.
Ипотека халкы 30 меңнән дә артмаган территорияләр өчен каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз