news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен озайтуны сорыйлар

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен яңа ел бәйрәмнәреннән соң озайту турындагы карар әлегә кабул ителмәгән, дип билгеләп үтте Ренат Сөләйманов.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан аграрийлары республика  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Яңа елдан соң авыл хуҗалыгы ярминкәләрен үткәрү срогын озайтуны сорыйлар. Бу хакта бүген “Казан” агросәнәгать паркында министрлыкның азык-төлек базарын үстерү бүлеге җитәкчесе Ренат Сөләйманов хәбәр итте.

Татарстанда быел ярминкәләр 16 сентябрьдә башланды, алар 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгы ярминкәләрен яңа ел бәйрәмнәреннән соң озайту турындагы карар әлегә кабул ителмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100