news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министрлыгы ашлык эшкәртү сыйфатын дәүләт контролендә тоту системасын эшли

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы гамәлдәге стратегияне яңарту буенча чаралар планын эшләү инициативасы белән чыкты.

(Казан, 10 апрель, "Татар-информ"). Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ашлык һәм аны эшкәртү продуктлары әйләнеше өлкәсендә сыйфат һәм куркынычсызлыкка дәүләт контроле һәм күзәтчелеге системасын эшләячәк. Максат - эчке базарда ашлык сыйфаты күрсәткечләрен яхшырту. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Максат-эчке базарда ашлык сыйфаты күрсәткечләрен яхшырту.

Мәгълүмат агентлыгында билгеләп үтүләренчә, ашлык сыйфатын контрольдә тоту максатыннан, күзәтчелек системасын төзү эше министрлыкка генераль прокуратура тарафыннан тапшырылган тәкъдимне карау нәтиҗәләре буенча башланган.

Федерация Советына кергән Генпрокурор Юрий Чайканың докладында Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге һәм Роспотребнадзор ашлык һәм аны эшкәртү продуктларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тиешле контрольдә тотуны тәэмин итми, һәм бу гражданнарның сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч тудыра, дип күрсәтелгән.

Генераль прокуратура дәгъвалары каралганнан соң Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы гамәлдәге стратегияне яңарту буенча чаралар планын эшләү инициативасы белән чыкты. Аграр ведомствода аңлатып узганча, гамәлдәге законнар нигезендә, дәүләт ашлык иминлеген генә контрольдә тота. Аның сыйфатын җитештерүчеләр үзләре контрольгә ала.

Шуңа бәйле рәвештә, ашлык һәм аны эшкәртү продуктлары әйләнеше өлкәсендә дәүләт контроле һәм иминлеге системасын эшләү турында карар кабул ителде, дип хәбәр итә РИА Новости, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиленә сылтама белән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100