Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вертолеттан Әгерҗе басуларын карады
Министр җитәкчеләр алдына бөртеклеләрне югалтмыйча җыеп алу бурычын куйды.
(Әгерҗе, 19 июль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Бүген эшлекле визит белән Әгерҗегә ТР Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм “Ак Барс холдинг“ компаниясе генераль директоры Иван Егоров килделәр, дип яза җирле басма.
Алар башта район башлыгы Валерий Макаров һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин белән бергә вертолеттан иген басуларын карадылар. Аннан “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте җитәкчелеге, филиал директорлары, фермерлар, авыл башлыклары белән очраштылар.
–Җәйрәп яткан иген басуларыгызны күргәч күңел сөенде. Җирләрне агротехник чараларны вакытында кулланып эшкәрткәнегез сизелә, – диде ул.
Министр җитәкчеләргә проблемаларны уртага салып сөйләшергә тәкъдим итте. Валерий Макаров Әгерҗедәге сөт комбинатының киләчәге өчен борчылуын белдереп:
–Әлеге комбинатны саклап калырга ярдәм итә алмассызмы, – дип мөрәҗәгать итте.
Марат Готыф улы бу мәсьәләне урында ук уңай якка хәл итте.
Фермерлары белән дан тотучы Ямурза белән Салагыш авылы арасындагы 12 чакрым арага асфальт юл җәюне тизләтеп булмасмы дигән сорауга да уңай җавап бирде. Министр “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенең техника базасын да яңартачакларын белдерде.
Аның әгәр крестьян-фермерлык хуҗалыклары, гаилә фермалары башлыклары, эш башлаучы фермерларның проблемалары бар икән, без ярдәм кулы сузарга әзер, – дигән тәкъдимен район җитәкчеләре хуплап алды.
Соңыннан Казан кунаклары быел 1,5 миллион сум грант откан Касайдан бакча җиләге үстерүче Әхмәдиевлар һәм сарымсак үстерүгә, кортчылыкка өстенлек биргән Барҗы-Пельгадан Гончаровларның, “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте кырларында үсә торган культуралардан ясалган күргәзмәне карадылар.
–Эш башлаган авыл уңганнарының тырышлыкларына сокланам. Киләчәктә сезгә җирләрегезне тагын да киңәйтеп, эшегезне җәелдерергә тәкъдим итәм. Бу мәсьәләдә ярдәм кулы сузачакбыз, – диде Марат Әхмәтов.
Ул шулай ук җитәкчеләр алдына урып-җыю чорында сынатмау, бар көчне бөртеклеләрне югалтмыйча җыеп алу бурычын куйды, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз