Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры республикада он запасы җитәрлек булуын әйтте
Киләчәктә арыш чәчү мәйданнарын арттыруга игътибар биреләчәк.
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда он запаслары җитәрлек. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
«Он мәсьәләсе көн үзәгендә. Бүген он запаслары җитәрлек, зур проблемалар юк», — диде министр. Ул ике атна элек интервенцион федераль фонд булдырылганын, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре икмәкне арзанрак бәядән сатып алуга гариза бирә алуын искәртте.
Марат Җәббаров Россиядә ун ел эчендә арыш игү мәйданнары ун тапкыр кимегәнен әйтте. «Бүген арыш белән проблемалар бар. Татарстанда быел арыш мәйданнарын бераз арттырдык, киләчәктә бу мәсьәләләргә игътибар бирәчәкбез», — диде.
«Әйткәнемчә, Татарстанда он белән проблемалар юк. Республика социаль икмәк буенча килограммы өчен өч сумын кире кайтара. 2020 елның беренче кварталында безнең икмәк пешерүчеләргә 30 млн сумга якын акчаны кире кайтардылар. Бу мәсьәлә хәл ителеп килә», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз