news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышы башланды

Аның эшендә Татарстан Президенты катнаша.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышы башланды
Рамиль Гали

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2017 елгы эшчәнлегенә йомгак ясый. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша.

Төп доклад белән Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясый.

2017 елда барлык категория хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы тулай продукциясе күләме 256 млрд сум тәшкил иткән. Үсеш 5,2 проценттан гыйбарәт.

Былтыр 5,2 млн тонна бөртекле ашлык, 3,1 млн тонна шикәр чөгендере, 405 мең тонна яшелчә җыелган.

1,8 млн тонна сөт, 510 меңнән артык тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән.

Тулай продукция күләме буенча Тукай, Яшел Үзән, Арча, Балтач, Кукмара, Зәй, Саба, Нурлат районнары алдынгы. 2017 елда аграр тармакта алдынгылар сафында Әтнә, Балтач, Актаныш, Кукмара, Саба районнары.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot