news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында яңа матбугат сәркатибе билгеләнәчәк

Әлегә кадәр матбугат сәркатибе булып эшләгән Гөлнирә Абдрахманова министрлыкта башка вазифага күчә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында яңа матбугат сәркатибе билгеләнәчәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Данис Вахитов). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында яңа матбугат сәркатибе итеп Роза Лотфуллина билгеләнә. Бу хактагы мәгълүматны Роза Лотфуллина раслады.

“Татар-информ” хәбәрчесенә Роза Лотфуллина үзе әйткәнчә, ул рәсми рәвештә 14 гыйнварда билгеләнәчәк.

Роза Лотфуллина әлегә кадәр матбугат сәркатибе булып эшләгән Гөлнирә Абдрахманованың башка эшкә күчәчәген әйтте. “Гөлнирә Миңнуллловна министрлыктан китми, ул башка бүлеккә күчә”, - диде ул.

  • Роза Фоат кызы Лотфуллина моңа кадәр Татарстан буенча Росреестр идарәсендә 14 ел эшләгән, 5 ел декрет ялында булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot