news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы утырышында Татарстан Президенты да катнашачак

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышы күргәзмәдән башланды.

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бүген "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең "Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2018 елдагы эшенә йомгаклар һәм 2019 елга үсеш" темасына киңәйтелгән утырышы уза. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә. 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышы күргәзмәдән башланды. 13-15 февральдә узачак күргәзмәдә Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләренең 320 оешма һәм предприятиесе вәкилләре һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе катнаша.

Чараның максаты - Татарстан һәм Россия төбәкләре аграрчыларының төбәкара багланышларын ныгыту, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр белән аралашу, товарлар белән тәэмин итүчеләр һәм кулланучылар арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру, агросәнәгать секторына ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендә көчләрне берләштерү.

Күргәзмә авыл хуҗалыгының барлык өлкәләрен: авыл хуҗалыгы техникасын, җиһазларны һәм запас частьләрне, үсемлекләрне яклау чараларын һәм ашламаларны, орлыклар, эшкәртү, сортировкалау җайланмаларын үз эченә ала. Килүчеләргә сыйфатлы натураль товарлар сатып алу мөмкинлеге тәкъдим ителде.

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итүенчә, чара кысаларында зур эшлекле программа каралган. Авыл хуҗалыгы тармаклары буенча тематик түгәрәк өстәлләр, игенчелек һәм терлекчелек үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча семинарлар һәм мастер-класслар үткәрү планлаштырыла. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot