news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инвестиция проектларын сайлауны дәвам итә
РФ төбәкләренең агросәнәгать комплексы идарәләре органнары катнашында 2010 елга инвестиция проектларын сайлау буенча видеоконференция узды
Скопировать ссылку
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). РФ авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Сергей Ковалев видеоконференция режимында Идел буе федераль округына кергән РФ төбәкләренең агросәнәгать комплексы идарәләре органнары, төбәкләрнең кредит оешмалары һәм инвестиция проектларын гамәлгә куючы бизнес вәкилләре катнашында 2010 елга инвестиция проектларын сайлау буенча киңәшмә үткәрде.
Видеоконференциядә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министрның бөтен урынбасарлары, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Гобәйдуллин, «Россельхозбанк» ААҖ Татарстан филиалы директоры Рәис Хәмзин, Россия Саклык банкы «Татарстан банкы» бүлегенең инвестиция кредитлары идарәсе башлыгы Ләлә Зарипова, “Ак Барс банкы” ААҖ идарәсе рәисе урынбасары Булат Дәүләтшин, «Татфондбанк» ААҖнең юридик затларга кредит бирү департаменты директоры Андрей Щербаков, “Кызыл Шәрык – Агро” ААҖ, “Вамин Татарстан” ААҖ вәкилләре һ.б. катнашты.
РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 2010 елда гамәлгә куелачак яңа инвестиция проектларын сайлау тәртибе билгеләнде. Алар арасында төзелеш, терлекчелек һәм кошчылык, ит һәм сөт эшкәртү объектларын, шикәр заводларын, ашлыкны беренчел эшкәртү һәм саклау урыннарын төзекләндерү һәм модернизацияләү кебек өстенлекле юнәлешләр керә. Яңа инвестиция проектларны сайлау Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган агросәнәгать комплексын кредит бирү мәсьәләләрен координацияләү буенча ведомствоара комиссия эшләячәк. Комиссия башлангыч яклау узган һәм кредит бирү турында башлангыч карар кабул ителгән инвестиция проектларын караячак.
2010 елның 24 февралендә РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексы субъектлары җитәкчеләре катнашында бу мәсьәлә буенча киңәйтелгән киңәшмә узачак. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы буенча инвестиция проектлары исемлеге җыелган, республика банкларыннан кредит бирү мөмкинлегенә ачыклык кертелә, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2