news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә бирелә торган грантларның суммасы артты – министр урынбасары

Бу сан быелгыдан 1,5 тапкырга “үскән”.

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Киләсе елга авыл хуҗалыгы өлкәсендә бирелә торган грантларның суммасы артачак. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан авыл авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәрешләр буенча урынбасары Ришат Хәбипов әйтте.

“Быел “Башлангыч фермер” һәм “Гаилә фермасы” конкурсында катнашып, грант отучылар 150 мең сум дәүләт ярдәменә ия булса, киләсе елдан бу сумма 1,5 тапкырга арта. Шул рәвешчә, үз эшен киңәйтергә һәм җәелдерергә теләгән фермерлар, конкурс шартлары аша уңышлы үткән очракта, 250 мең сум грант ота”, – диде министр урынбасары.

Моннан тыш, авыл халкына өч яшьлек атларга, сыерларга азык юнәтү, сыерларга профилактик ветеринария чаралары өчен дә субсидияләр каралган һәм алар киләсе елга да дәвам итә.

Мәгълүмат өчен: республикада 5 мең тирәсе фермер бар. Аларның саны көннән-көн артып бара. Ә кайбер программаларда дәүләт ярдәмен алырга теләүчеләр саны грантларга караганда 5-6 тапкырга күбрәк. Бүген дәүләт ярдәме белән төзелгән 1500дән  артык  гаилә фермасы бар.

Федераль дәрәҗәдә – 16, республика күләмендә 27 төрле ярдәм программасы эшли. Бу төрле грантлар һәм субсидияләр дигән сүз. Шуларның 9ы хуҗалыкның вак тармакларына – шәхси хуҗалык, фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына юнәлдерелгән. 2016 елда авыл хуҗалыгы кооперативларының материаль-техник базасын үстерү өчен республикадан – 30, федераль бюджеттан 120 млн сум акча бүленгән иде. Үз эшен башлаучы фермерларга Татарстан хөкүмәтеннән - 40, федераль бюджеттан 100 млн сум бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100