Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативлары арасында грант отучылар билгеле
Әлеге кооперативлар ит һәм сөт эшкәртүдән алып кош-корт инкубациясенә кадәр эшчәнлек белән шөгыльләнә.
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативларына грантлар бирү өчен сайлап алу конкурсында җиңүчеләр турында хәбәр итә. Грант матди-техник базаны үстерүгә бирелә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Грантларның гомуми суммасы 178 млн сумнан артык тәшкил итә, шуларның 58 проценты — федераль бюджеттан, 42 проценты республика бюджетыннан бүлеп бирелә.
Конкурска 12 авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативы кетелгән. Алар төрле эшчәнлек белән — ит һәм сөт эшкәртүдән алып кош-корт инкубациясенә кадәр — шөгыльләнә. Конкурс йомгаклары буенча биш кооператив грантка ия булды:
- «Агроптица» (Питрәч районы);
- «Якты көн» (Арча районы);
- «Арыш» (Әтнә районы);
- «Сабан» (Кукмара районы);
- «Минзәлә бройлеры» (Минзәлә районы).
Акча матди-техник базаны үстерү, Татарстан Республикасының авыл территорияләрендә яңа даими эш урыннары булдыру максатларында бирелә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз