news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы кооперативларының кереме быел 400 млн сумга арткан

“Берләшеп кенә куәтлерәк булу мөмкин. Кооперативларның нәтиҗәле эше кирәклегенә инана барабыз”, - ди Марат Җәббаров.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының акчалата кереме бер ел эчендә 400 млн сумга арткан. Бу хакта бүген Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе советы утырышында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.

Бүген Татарстанда 274 кооператив бар. Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча юл картасы эшләнгән. "Эшләүче кооперативлар саны арта. Аларның кереме 2019 елда 1,8 млрд сум булган, үсеш 400 млн сум”, - диде Марат Җәббаров. Ул кооперативлар өчен елына 70 млн сумга кадәр грант ярдәме каралганын әйтте. 2015 елдан грантка барлыгы 827 млн сумга 43 кооператив лаек булган.

Министр узган елдан башлап, республика бюджетыннан әле эшен башлап кына килүче кооперативларның матди-техник базасы өчен 5 млн сумлык грантлар бүлеп бирелүен искәртте. 125 млн сум күләмендә 27 кооператив грант алган.

Марат Җәббаров киләчәктә дә кооперативлар үсешенә игътибар юнәлтүне сорады. “Берләшеп кенә куәтлерәк булу мөмкин. Ул вакытта чыгымнар да азрак, базар бәяләре үзгәрешенә дә каршы торып була. Кооперативларның нәтиҗәле эше кирәклегенә инана барабыз”, - диде.

Министр “Агростартап” проекты ярдәмендә 2019 елда 103 шәхси ярдәмче хуҗалык КФХ булдырып, 312 млн сумга грант алганын әйтте. Программалар буенча, савым сыеры санын 3 мең 300 башка, симертүгә терлек санын 3 мең 800 гә, йорт кошлары санын 1,5 млн га арттыру ниятләнә. "Грант программаларында катнашучылар өстәмә эш урыннарын, җитештерү күләмнәрен арттырырга тиеш. Грант таләпләре үтәлергә тиеш”, - диде.

Министр, фермерлар кайсы юнәлеш белән шөгыльләнсәләр дә, үсемлекчелек, терлекчелекме, барлык товар җитештерүчеләргә субсидия бертигез бирелүен әйтте. Киңәшмәдә, шулай ук, фермерларга кулланылмаган авыл хуҗалыгы җирләрен бирү, банктан кредит алуда кыенлыклар һәм башка проблемалар күтәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100