news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы кооперативлары арасында грант өчен бәйге җиңүчеләре билгеле

«Файзә», «Тулпар» һәм «Май», «Союз», «Алан» һәм «Заготовитель» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары грант алачак.

Авыл хуҗалыгы кооперативлары арасында грант өчен бәйге җиңүчеләре билгеле
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» ведомство программасы буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирүгә өстәмә конкурста җиңүчеләрне ачыклады. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Грантларның гомуми суммасы 211 млн 856 мең сум тәшкил итә, шуның 122 млн 877 мең сумы федераль бюджеттан бирелә. Конкурска кертелгән 8 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативыннан алтысы грантларга ия булды. Бу кооперативлар: «Файзә» (Мөслим районы), «Тулпар» һәм «Май» (Балтач районы), «Союз» (Арча районы), «Алан» (Түбән Кама районы) һәм «Заготовитель» (Лаеш районы).

Грант акчалары авыл хуҗалыгы кооперативлары тарафыннан мөгезле эре терлек итен эшкәртү, сөт, яшелчәләр эшкәртү, җиләк-җимеш, кыргый үсемлкләр әзерләү һәм эшкәртү буенча проектларны гамәлгә ашыруга тотылачак.

Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясенә ярдәм технологияләрне киң куллану исәбенә авыл халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү максатыннан бирелә. Бу Татарстан һәм Россия халкын үзебезнең азык-төлек продукциясе белән, авыл халкын эш белән тәэмин итәргә һәм керемнәрен арттырырга, үзебезнең җирле җитештерүчеләрне төбәк, илкүләм һәм дөньякүләм базарларга чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.

Министрлык бирелгән акчаларның грант алучылар тарафыннан максатчан кулланылуын тикшереп тора һәм, грантны максатчан кулланмау һәм (яисә) аны алу өчен дөрес булмаган белешмәләр һәм документлар бирү фактлары ачыкланган очракта, Министрлыктан тиешле таләп алынган көннән алтмыш көн эчендә грант акчалары кире кайтарылырга тиешлеген игътибар үзәгендә тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100