news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы җитештерүе өлкәсендә көндәшлек үсәчәк, безнең бурычыбыз – яңа технологияләр кертү юнәлешендә эшләү – ТР Президенты

Рөстәм Миңнеханов, сәүдә челтәрләре җирле җитештерүчеләр продукциясенең кибетләргә үтеп керү юлын җиңеләйтергә тиеш, дип саный

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Авыл хуҗалыгы ул – икътисадның мөһим бер тармагы гына түгел, ә яшәү рәвеше дә. Без һәрвакыт авылга ярдәм итеп килдек һәм ярдәм итәчәкбез дә. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының икенче утырышында парламентка юлламасында шул хакта ассызыклап узды.

“Бүген безнең алда азык-төлек куркынычсызлыгы белән бәйле яңа бурычлар тора”, - дип мөрәҗәгать итте ул депутатларга.

Аның сүзләренчә, соңгы биш елда агросәнәгать комплексына федераль һәм республика бюджетларыннан 100 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде. Моннан тыш, авылларга ярдәм итү буенча республика программалары тормышка ашырыла. Юллар салу, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, авыл клублары, универсаль спорт мәйданчыклары, полиция участок вәкилләре өчен терәк пунктлар төзү, урамнарны яктыртуны торгызу, “Чиста су” программалары шундыйлардан.

“Безнең агрохолдинглар эре инвестицион проектларны тормышка ашыруны дәвам иттерә. Бу – “Агросила Групп”та кош ите җитештерү буенча яңа производство булдыру, “Камский бекон”нда җитештерү күләмен икеләтә арттыру, “Ак барс” холдингта үзләре тарафыннан эшкәртелгән ит һәм сөт продукциясен эшләп чыгаруны арттыру, Россиядә кәҗә сөте җитештерү буенча иң эре комплекс төзү, илебездә иң күп яшелчә җитештерүче “Майский” ширкәтендә теплица хуҗалыгын киңәйтү”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Президент ассызыклаганча, агрохолдингларны үстерү белән беррәттән, гаилә фермаларын, шәхси хуҗалыкларны, шулай ук хуҗалык итүнең башка кече формаларын үстерүгә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Аның әйтүенчә, республикада авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен үзләренең продукцияләрен кулланучыларга турыдан-туры сатарга мөмкинлек бирүче структуралар булдырыла. Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә агросәнәгать парклары эшләп килә.

“Безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен бердәй сәүдә маркасына берләштерүне дә кертеп, берләштерелгән технологик чылбырны формалаштыру агросәнәгать комплексы үсешенең мөһим юнәлеше булып тора”, - дип билгеләп үтте республика башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, моннан тыш, сәүдә челтәрләрендә Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең санын арттырырга кирәк. Республикада җитештерелә торган продукциянең сыйфаты куелган таләпләргә җавап бирергә тиеш. Ләкин сәүдә челтәрләре дә, үз чиратында, җирле җитештерүчеләр продукциясенең кибетләргә үтеп керү юлын җиңеләйтергә тиеш, дип белдерде Президент.

Татарстан җитәкчесе, республика Хөкүмәтенең, монополиягә каршы көрәшү һәм күзәтчелек органнары белән бергәләп, көндәшлек принциплары бозылу очракларын ачыклауга нык игътибар итәргә һәм тиешле чаралар күрү заруриятен ассызыклады.

“Авыл хуҗалыгы җитештерүе өлкәсендә көндәшлек үсәчәк. Безнең бурычыбыз – яңа технологияләр кертү юнәлешендә эшләү. Биредә фәннең роле аеруча зур. Агросәнәгать комплексы өлкәсендә барлык тикшеренүләребез, эшләнмәләребез һәм инновацияләр конкрет гамәли характерда булырга тиеш”, - дип әмер бирде Рөстәм Миңнеханов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100