news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү программасына 1,5 млрд сум бүлеп бирелгән

Ел башыннан Россия Хөкүмәте җитештерүчеләргә 10 млрд сум бүлеп биргән, бу атнада сумманы тагын 1,5 млрд сумга арттырганнар.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия Хөкүмәте 2016 елда федераль бюджеттан Россия авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләренә өстәмә 1,5 млрд сум бүлеп биргән. Бу карар 27 сентябрьдә Россия Хөкүмәтенең рәсми сайтында дөнья күргән. Татарстан фермерлары быел техника сатып алуга 351 млн сум компенсация алганнар.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерүләренчә, бу программаның күләме 10 млрд сум тәшкил иткән, әмма өстәмә финанс кирәк булган. Татарстанга килгәндә, бу программа кысаларында 1 млрд 241 млн сумлык 557 берәмлек техника сатып алынган дип белдерде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техника сәясәте буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов.

"273 килешү министрлыкта авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга теркәлгән. Компенсация күләме 351 млн сум, - дип билгеләп үткән министрлык вәкиле. - Быел барлыгы субсидиягә 10 млрд сум бүлеп бирелгән, бу акча җитмәгән, шуңап күрә өстәмә 1,5 млрд сум бирелде. Бу бөтен Россиягә алай күп түгел".

"Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре техниканы 25 процентлы ташлама белән ала. Заводлар үз дилерлары аша төбәкләргә техника җибәрә, ә ул ташлама белән сатыла. Хуҗалыклар нәрсә кирәген үзләре сайлыйлар", - диде агентлык әңгәмәдәше.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100