news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен кредитлары буенча ставкаларны РФ Хөкүмәте субсидияләргә җыена - Медведев

РФ Премьер-министры сүзләренчә, 2015 елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү өчен 200 миллиард сум акча бүленәчәк

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Россия Хөкүмәте банк базарында кредитлар буенча ставкаларны Россия авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре файдалана алырлык итүгә ирешмәкче була. Бу хакта РФ Премьер-министры кичә "Дмитрий Медведев белән сөйләшү" программасы кысаларында, федераль телеканаллар журналистлары белән әңгәмә барышында белдерде.

"Быел бездә авыл хуҗалагы тармагына ярдәмгә программа буенча 200 миллиард сум акча каралган. Киләсе елда да - шундый ук саннар. Без процент ставкасын субсидияләячәкбез. Ул, чыннан да, зур, бигрәк тә валюта базарындагы вазгыятьне истә тотканда, шуңа да безгә субсидияләргә туры килә. Ягъни, аграрийлар түләгән кредит ставкасының бер өлешен яки тулысынча кайтырып бирергә", - диде, ерым алганда, Дмитрий Медведев.

Фотосурәт government.ru сайтыннан алынды.  

news_right_1
news_right_2
news_bot