news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авыл хуҗалыгы җирләренә зыян салучы балтырган шәһәрләрдә дә күренә башлаган

Балтырганны вегетация чорында юк итәргә кирәк, ди белгечләр.

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Карантин үсемлекләрдән тыш, авыл хуҗалыгы җирләре һәм кеше сәламәтлегенә зыян салучы балтырган (“борщевик сосновский”) үләне авылларда гына түгел, шәһәрләрдә дә очрый башлаган. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Фәттерахманов әйтте.

“Идарәгә балтырганның күпләп үскән мәйданнары турындагы хәбәр Казан халкыннан да керде. Белгечләр тикшерү өчен урыннарга чыкты. Балтырган күпләп үскән мәйданнар Казанның Кадышево бистәсе һәм Тынычлык бистәсе янындагы Каенлык тирәсендә табылды”, - диде урынбасар.

Ленар Фәттерахманов сүзләренчә, җирлекләрдә әлеге үсемлеккә каршы көрәшүдә муниципаль органнар җаваплы.

“Россельхознадзор идарәсе Казанның башкарма органнарына балтырганны юк итәргә чакырып, берничә тапкыр мөрәҗәгать итте. Әмма чаралар даими күрелми һәм шуңа күрә нәтиҗәсе дә сизелми. Үсемлеккә каршы көрәшне әле ул кечкенә вакытта, вегетация чорында ук башларга кирәк. Халык яшәгән урыннан читтәрәк “Раундап” кебек гербицидлар кулланырга да була. Әгәр мәйданнар күп булмаса, ә үсемлек сирәк кенә үссә, болытлы көндә һәрберсен казып алырга да була. Моның өчен көрәкне 5-10 см га кадәр батырып, тамырдагы яңару ноктасыннан өзәргә кирәк”, - диде урынбасар.

news_right_1
news_right_2
news_bot