news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы җирләрен төрле максатларда башка категорияләргә күчерү эше актив бара

ТР җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрының беренче урынбасары Айрат Нуретдинов шул хакта хисап тотты

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел 8 айда 866 җир участогын бер категориядән башкасына күчерү турында ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 130 карар чыгарылган. Бу исәпкә шулай ук сәнәгатьнең нефть чыгару объектларына җир күчерү хакында 79 карар керә, автомобиль ягулыгы салу станцияләре төзүгә һәм юл буенда хезмәт күрсәтү-сервис объектлары файдасына - 11, карьерларга – 8, кәрәзле элемтә база станцияләренә – 7, юлларга – 2, полигоннар һ.б. максатларга – 23. 

 Күренә ки, җирләрне сәнәгатькә, шул исәптән нефть чыгару һәм каты көнкүреш калдыклары полигоннары карамагына бирү буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру максатында, ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы җир участоклары категорияләрен үзгәртүдә актив эшли, дип белдерде бүген әлеге министрлык коллегиясе утырышында министрның беренче урынбасары Айрат Нуретдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100