news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авыл хуҗалыгы җирләрен чүплек итеп кулланалар - Россельхознадзор

Быел уңдырышлы авыл хуҗалыгы җирләрендә 77 санкциясез чүплек табылды, ди Россельхознадзор идарәсе башлыгы Нурислам Хәбипов.

Авыл хуҗалыгы җирләрен чүплек итеп кулланалар - Россельхознадзор
Ильнар Тухбатов

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе быел республикада авыл хуҗалыгы җирләрен чүплек итеп кулланган 77 очракны ачыклаган. Бу хакта бүген Казанның Игенчеләр сараенда уза торган Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе һәм ТР Министрлар Кабинет каршындагы Ветеринария идарәсенең уртак коллегия утырышында билгеле булды.

"Авыл хуҗалыгы җирләрендә каты көнкүреш калдыкларыннан җыелган чүп өемнәре ясау - киң таралган тәртип бозу очрагы булып кала бирә", – диде Россельхознадзор идарәсе башлыгы Нурислам Хәбипов.

Аның сүзләренчә, чүплекләр - күбесенчә Буа, Яңа Чишмә, Чистай муниципаль районнарында. Әлеге тәртип бозу очраклары турында район башлыклары хәбәрдар, һәм бу чүплекләр юк ителгән.

Исегезгә төшерәбез, бүген Россельхознадзор һәм Ветеринария идарәсенең уртак коллегия утырышы уза. Анда Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының ветеринария департаменты директоры Мария Новикова, тармак җитәкчеләре, идарә белгечләре катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot